Алабуга эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәктәп укучыларын җәй көне эшкә урнаштыру буенча осрашу уздырганнар

2014 елның 16 мае, җомга
Кичә Алабуганың 2 нче мәктәбендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, Мәгариф идарәсе һәм район мәктәпләре җитәкчеләре белән  киңәшмә булып узган. Биредә мәктәп укучыларын җәй көне эшкә урнаштыру темасына сөйләшкәннәр. Киңәшмәдә килешүләр төзү тәртибе, мәгълүматларны эш белән тәэмин итү үзәгенә тапшыру, ата-аналарны һәм укучыларны эшкә урнашу өчен кирәкле документлар исемлеге белән таныштыру буенча мәсьәләләр тикшерелгән.
Белгечләр сүзләренә караганда, 19 нчы майдан җәйге каникулларда эшләргә теләге булган укучылар Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International