ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2014 ел
чәршәмбе
Бүгенге көндә республиканың вакансияләр банкында 46153 вакансия исәпләнә. 7 нче майдан алып 13 нче майга кадәр булган хисап атнасында гына да хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 3533 кә якын булган.
7 нче майдан алып 13 нче майга кадәр булган хисап атнасында эшсезләр санының бераз кимүе күзәтелә. Бер атна эчендә республикада  эшсезләр саны  262 гә кимегән. Татарстан буенча тулаем алганда 17191  кеше эшсез дип танылган һәм эш белән тәэмин итү үзәгенә исәпкә баскан.
17 нче май көнне "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге белгечләре "Гаилә галиҗәнәпләре" дигән бәйрәм кысаларында актуаль гаилә проблемалары буенча белешмәләр бирәчәкләр. 
Бүген Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрелгән. Ярминкәдә шәһәрнең 5 предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре катнашкан. 
Шушы көннәрдә Чистайның "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә "Экологик проблемалар һәм аларны чишү юллары" дип исемләнгән  түгәрәк өстәл булып үткән. Ул экология проблемаларына һәм яшүсмерләргә экологик тәрбия бирүгә багышланган.

13
май, 2014 ел
сишәмбе
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һәрдаим курчак спектакльләре үткәреп торалар.  Бүген балалар өчен беренче тапкыр "Куянның апасы" дип исемләнгән әкиятне сәхнәләштергәннәр.
 Әлеге чара бала тудыру учреждениеләре белгечләре, кризислы йөклелек үзәкләре, ТР Сәламәтлек саклау министрлыкларының хатын-кыз консультацияләре хезмәткәрләре өчен оештырыла.
Бүген Тукай районының  "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы  үзәгендә балигъ булмаганнарның суицидаль тотышын кисәтү буенча арт-терапия дәресе үткәрелгән.  Әлеге чарада 6 яшьтән алып 16 яшькә чаклы 16 бала катнашкан.
Бүген Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан мәктәп укучылары өчен "Геосервис" идарәсенә экскурсия оештырылган. Әлеге чарада 3 нче мәктәп һәм 2 нче көллиятнең 10 нчы сыйныфларында белем алучы 58 укучы катнашкан. 
Халыкара ышаныч телефоны көне кысаларында Казан халыкны социаль тәэмин итү  үзәгендә Казанның Вахитов районында яшәүче балигъ булмаганнар белән "Ышаныч телефоны - ул.." дип исемләнгән интерактив әңгәмә уздырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International