Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырыла

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе
20 нче майда Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү  үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәләр. Бу көнне эшсез гражданнарга пешекче, кассир, производство мөдире, кондитер, эретеп ябыштыручы, электрослесарь, балта остасы, бетончы, ташчы, казылык эшләнмәләрен формалаучы, савыт юучы, тегүче һ.б. белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителәчәк.
Әңгәмә барышында чарага килүчеләр шулай ук предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән аралаша, вакансияләр хакында тулы мәгълүмат ала алачак.
Чара Түбән Кама шәһәре, Бызов урамы, 20а йорт адресы буенча уза. Башлану вакыты: сәгать 10.00.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International