Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры татарстанлыларны Халыкара гаилә көне белән тәбрикләде

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры татарстанлыларны Халыкара гаилә көне белән тәбрикләде

Хөрмәтле татарстанлылар!

Бүген бөтен дөнья иң күркәм, якты бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара гаилә көнен билгеләп үтә.

Кешенең җәмгыятьтәге тормышы гаиләдәге мөнәсәбәтләрдән башлана, нәкъ менә шуның өчен гаиләдә җылылык һәм тынычлык хөкем сөрү мөһим. Гаилә төрле буыннарны бәйләп торучы уртак бер җеп кебек, ул – рухи, милли, мәдәни гореф-гадәтләр учагы. Шуңа күрә дә гаилә һәм социаль-демография мәсьәләләре һәрдаим дәүләт хакимиятенең күз уңында тора.

Татарстан Республикасының социаль сәясәте дә какшамас гаилә нигезләрен булдыру, гаилә институтын ныгытуга юнәлдерелгән.  Бездә социаль яктан якланмаган балаларга һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү өчен күп көч куела.

Республикада бүгенге көндә 89 гаилә һәм балаларны социаль тәэмин итү учреждениесе эшләп килә. Биредә авыр тормыш хәлендә булган балалар һәм инвалидларны социаль җайлаштыру белән шөгыльләнәләр, проблемалары булган ата-аналарга ярдәм итәләр. Тормыш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, бу эшкә ихтыяҗ бик зур: узган ел гына да безнең социаль учреждениеләрдә 136966 гаиләгә матди, психологик һәм хокукый ярдәм күрсәтелгән.

Балаларның күзәтүсезлеге күренешен кисәтүнең нәтиҗәле механизмнарының берсе  имин булмаган гаиләләрне ведомствоара патронатка алудан гыйбарәт. Бүген 2068 гаилә һәм 3623 балигъ булмаган граждан  патронатта тора.  Алар белән шәхси эш алып баруның нәтиҗәсе буларак,  ел саен 80%тан артык гаиләләр учеттан төшерелеп килә.  Димәк, күп кенә яшүсмер киләчәктә дөрес юл сайлаячак.  Без киләчәктә дә гаиләләр һәм балаларның  проблемаларын табып, тикшереп, аларга төрле яктан ярдәм кулы сузачакбыз.  Бары тик шул чакта гына гаилә авторитеты ныгып, социаль ятимлек,  балигъ булмаганнар арасында күзәтүсезлек күренешләренең тамырын корытырга мөмкин булачак.

Бу истәлекле көндә үз балаларын гына түгел, асрамага алган балаларын да тәрбияләп үстерүче ата-аналарга чиксез рәхмәтемне белдерәм. Күп балалы гаиләләргә, озак еллар бердәм гаилә булып яшәүчеләргә, яңа гына гаилә учагы тергезгән яшләргә, гаилә кыйммәтләрен саклап һәм хөрмәт итүчеләргә ак бәхетләр телим!

Ихлас күңелемнән барчагызны да Халыкара гаилә көне белән тәбрик итәм. Тәрәзләрегездә һәрчак кояш нуры балкысын, теләкләрегез чынга ашсын, ә йөрәкләрегездә чын мәхәббәт уты дөрләсен!

Тирән ихтирам белән, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International