Тукай районының "Шәфкать" үзәге белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр өчен чара үткәргәннәр

2014 елның 16 мае, җомга
Шушы көннәрдә Тукай районының  "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы  үзәге белгечләре "Гаилә һәм аның хокуклары" дигән темага түгәрәк өстәл үткәргәннәр. Әлеге чарада  социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр катнашкан.
Чара барышында юрисконсульт әлеге гаиләләргә балигъ булмаганнарга карата аларның хокук һәм бурычларын аңлаткан. Социаль эш буенча белгеч социаль яклау чараларын рәсмиләштерү буенча сорауларга җавап биргән. КДН җаваплы сәркатибе Тукай районында яшүсмерләр тарафыннан кылынган хокук бозулар белән таныштырган. Шулай ук балигъ булмаганнарга карата көч куллануны кисәтү темасына видеороликлар да күрсәтелгән.
Чара ахырында катнашучыларга әлеге тематика буенча буклетлар таратылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International