"Гаилә" үзәгендә бала тудыру учреждениеләре хезмәткәрләре өчен супервизия узды

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе
Бүген  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә "Бала тудыру учреждениеләрендә аналарның яңа туган балаларыннан баш тарту очракларына оператив реакция технологиясе" дигән темага супервизия уздырылды.  Әлеге чара бала тудыру учреждениеләре белгечләре, кризислы йөклелек үзәкләре, ТР Сәламәтлек саклау министрлыкларының хатын-кыз консультацияләре хезмәткәрләре өчен оештырылган иде.
Супервизия кысаларында оператив реакция очракларында ведомствоара хезмәттәшлек, технологияне тормышка ашыру алгоритмнары, баласыннан баш тартырга җыенучы хатын-кызны алдан билгеләү кебек сораулар буенча  РФ  төбәкләре һәм ТР тәҗрибәсен тикшерелде.
Киләсе очрашу 19 июньгә билгеләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International