Апаста ведомствоара учетта торучы аналар белән әңгәмә корганнар

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе
Халыкара гаилә көне уңаеннан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан "Без - дус гаилә" дип исемләнгән девиз астында чара үткәрелгән. Биредә күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 16 ана катнашкан.
Очрашу МСРК рәисе урынбасары Марат Ногманов  чыгышы белән башланып киткән. Мөселман хатын-кызларының район берләшмәсе җитәкчесе Дания Самольянова әниләрне туры юлга басарга һәм балаларын Ислам дине кысаларында тәрбияләргә чакырган.  Апас районы республика матди түләүләр үзәгенең  бүлекчә мөдире Алия Гарифуллина балалар бакчасына түләү системасы турында сөйләп киткән.
Чара ахырында "Рассвет" үзәге белгечләре  "Ата-аналарга киңәш" дигән буклетлар таратканнар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International