ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2014 ел
чәршәмбе

23 нче май көнне “Мәгариф бөтен кешегә” дигән яңа хәйрия социаль программасына кабул итү тантанасы узачак. Әлеге программаны “Балалар йортлары” дигән  балаларга ярдәм фонды гамәлгә ашыра. Ул мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле өйдә белем алучы балалар һәм яшьләргә мәгариф һәм карьера өлкәсендә адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Шушы көннәрдә Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә укытучы-логопед Любовь Пузикова эш барышында төрле коррекция-логопед йогынтысы ысуллары куллана. Алар арсында логопедия массажы, артикуляция һәм бармак гимнастикасы, уеннар бар. Әмма балаларның иң яраткан ысулы ул компьютер технологияләре алымы.

20
май, 2014 ел
сишәмбе
Шушы көннәрдә  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик республика  үзәге белгечләре "СКА" иминият фонды белән берлектә авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрне "Рубин" уеннарына алып барганнар.
Бөгелмәнең "Радуга" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре "Наркотикларсыз тормыш", "Тормыш мөһимрәк" дигән лозунглар белән шәһәрнең төп урамнарына чыкканнар.
Бүген Республиканың "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге  белгечләре Балтачның "Наз" халыкны социаль тәэмин итү компекслы үзәге һәм Питрәчнең "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагы балаларга   Кызыклы фән йортына экскурсия оештырганнар.

19
май, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 12  нче майдан  16 на  чаклы 1 үлем белән тәмамланган һәм 2 авыр  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Халыкара ышаныч телефоны көне кысаларында Казан халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре урам акциясе һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдәге ата-аналар белән төркемле әңгәмә үткәргәннәр. 
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре территорияләрен төзекләндерү эшен дәвам итәләр.  Балалар, өлкәннәр каравы астында, яшелләндерү эшендә кулларыннан килгән кадәр  ярдәм күрсәтәләр: клумбаларга чәчәкләр утырталар, су сибәләр, китмәнлиләр.
Шушы көннәрдә "Кырлай" күңел ачу паркында "Гаилә галиҗәнәпләре" дигән бәйрәм булып узган.
Иртәгә Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк. Әлеге чарада шәһәрнең 58 предприятиесе катнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International