Казанда Халыкара ышаныч телефоны көненә багышланган акция үткән

2014 елның 19 мае, дүшәмбе
Халыкара ышаныч телефоны көне кысаларында Казан халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре урам акциясе һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдәге ата-аналар белән төркемле әңгәмә үткәргәннәр.  "Син ялгызың түгел, без бергә!" дигән акция барышында балаларга һәм өлкәннәргә  Халыкара ышаныч телефоны турында буклетлар таратканнар. 
Чарада барлыгы 8 кеше катнашкан. Анкета нәтиҗәләре буенча 8 кеше ихтыяҗ булганда ышаныч телефонына чылтыратырмын, 7 кеше исә әлеге хезмәтне башкаларга киңәш итәрмен дип җавап биргән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International