Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына караганда, 12 нче майдан 16 на чаклы 1 үлем белән тәмамланган һәм 2 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Үлем белән тәмамланган очрак 13 нче майда булган. 16.30да Казанның «ПК РемСтройМонтаж» ҖЧҖе ташчысы тимер-бетон плитә салган чакта аңын югалткан.
Авыр җәрәхәтләргә китергән беренче очрак 7 майда Казан «Татэлектромонтаж» ААҖ төзелеш идарәсендә теркәлгән. Биредә төяү-бушату эшләрен башкарган чакта смесь тутырылган капчык ауган, бетончы читкә сикергән һәм күкрәк читлеген авырттырган.
12 май көнне "Аэропорт"та эшләгән чакта Казан "Сетевая компания" филиалы электрослесаре токлы өлешләргә бик якын килү сәбәпле пешү җәрәхәтләре алган.
Хәзерге вакытта барлык очраклар буенча да тикшерү бара.