Казанда 58 предприятие катнашында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2014 елның 19 мае, дүшәмбе
Иртәгә Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк. Әлеге чарада шәһәрнең 58 предприятиесе катнашыр дип көтелә. Вакансияләр турында мәгълүматны мәгълүмат терминаллары,  листовкалар һәм стендлар аша табарга мөмкин булачак. Ярминкәгә килүчеләргә  табиб, инженер, шәфкать туташы, арматурщик, бетончы, балта остасы кебек белгечлекләр буенча  22795 вакантлы урын тәкъдим ителә.
Чара Химиклар Мәдәният сараенда үтә. Башлану вакыты: сәгать 10.00.
Белешмәләр өчен телефон: 562-48-22.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International