Минзәләнең "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә төрле коррекция-логопед йогынтысы ысуллары кулланалар

2014 елның 21 мае, чәршәмбе
Шушы көннәрдә Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә укытучы-логопед Любовь Пузикова эш барышында төрле коррекция-логопед йогынтысы ысуллары куллана. Алар арсында логопедия массажы, артикуляция һәм бармак гимнастикасы, уеннар бар. Әмма балаларның иң яраткан ысулы ул компьютер технологияләре алымы. Белгеч сүзләренә караганда, бу методика балага җиңел укырга, язарга, санарга, дөрес язылыш кагыйдәләрен үзләштерергә ярдәм итә. Үстерә торган компьютер уеннары баланың шәхси үсешенә бәйле рәвештә биремнәр сайларга мөмкинлек бирә. Балалар, шул рәвешле, шигырьләрне җиңел өйрәнәләр, табышмаклар чишәләр, мәкальләр һәм әйтемнәрнең  яшерен мәгънәләрен ачалар. Язу сәләте ачылу белән бергә баланың сөйләм мөмкинлекләре дә камилләшә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International