Лаеш тернәкләндерү үзәгендә территорияне төзекләндерәләр

2014 елның 19 мае, дүшәмбе
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре территорияләрен төзекләндерү эшен дәвам итәләр.  Балалар, өлкәннәр каравы астында, яшелләндерү эшендә кулларыннан килгән кадәр  ярдәм күрсәтәләр: клумбаларга чәчәкләр утырталар, су сибәләр, китмәнлиләр. Ә аларның әти-әниләре белгечләргә кишәрлеккә куяр өчен  кулдан эшләнмәләр ясарга булыша.
Социаль педагог сүзләренә караганда,  уртак хезмәт эшчәнлеге гадәти хезмәт күнекмәләрен үзләштерергә, эстетик-экологик мәдәниятне үстерергә,  әйләнә-тирә дөньяга карата сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International