"Гаилә" үзәге белгечләре Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәмдә катнашканнар

2014 елның 19 мае, дүшәмбе
Шушы көннәрдә "Кырлай" күңел ачу паркында "Гаилә галиҗәнәпләре" дигән бәйрәм булып узган. Республиканың "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге хезмәткәрләре авыр тормыш хәлендә булган 20 гаиләне бәйрәм белән котлаганнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырганнар.  Психологлар исә актуаль гаилә проблемалары буенча консультацияләр узыдрганнар. Балалар өчен чүлмәкче осталыгы, театр, тегү, шарлардан чәчәкләр ясау һ.б. буенча дәресләр үткәрелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International