Бөгелмәдә наркотикларга каршы айлык кысаларында чара үткән

2014 елның 20 мае, сишәмбе
Бөгелмәнең "Радуга" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре "Наркотикларсыз тормыш", "Тормыш мөһимрәк" дигән лозунглар белән шәһәрнең төп урамнарына чыкканнар. Белгечләр шәһәр халкын акциядә актив катнашырга һәм әлеге проблемага битараф булмаска өндәгәннәр.  Чарада катнашкан яшүсмерләр әлеге акциягә кызыксыну белдергәннәр, бу проблема турында күбрәк белергә теләүләрен ассызыклаганнар.
Әлеге  чара республикада бүген башланып китеп 26 нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк наркотикларга каршы акция кысаларында уздырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International