Казанда 10 бала “Мәгариф бөтен кешегә” дигән яңа социаль программада катнашачак

2014 елның 21 мае, чәршәмбе

23 нче май көнне “Мәгариф бөтен кешегә” дигән яңа хәйрия социаль программасына кабул итү тантанасы узачак. Әлеге программаны “Балалар йортлары” дигән  балаларга ярдәм фонды гамәлгә ашыра. Ул мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле өйдә белем алучы балалар һәм яшьләргә мәгариф һәм карьера өлкәсендә адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Казанда 10 бала бу программаның катнашучысы дип игълан ителәчәк.  Бүгенге көндә Русиянең 6 төбәгендә  1000ләп бала Samsung оргтехникасы белән тәэмин ителеп, һәрдаим ярдәмче-тьюторлар булышлыгы белән укый башлаган инде. 

Тантаналы церемониядә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, коммерцияле булмаган оешмалар, югары уку йортлары, ММЧ вәкилләре, доброволецлар катнашачак.

Чара 15.00 сәгатьтә “Корстон-Казан” күңел ачу үзәгендә (Николай Ершов урамы, 1а йорт, 1 нче кат, Le Buffet алдындагы сәхнә) уздырыла.  Тулырак мәгълүмат алу өчен программаның Татарстандагы кураторы Юлия Андреевага мөрәҗәгать итәргә мөмкин: andreeva@detskiedomiki.ru, офис телефоны (927) 240 46 46, моб.тел.: (927) 249 13 09.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International