Казанның авыр тормыш хәлендә булган яшүсмерләре "Рубин" клубы матчларын караганнар

2014 елның 20 мае, сишәмбе
Шушы көннәрдә  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик республика  үзәге белгечләре "СКА" иминият фонды белән берлектә авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрне "Рубин" уеннарына алып барганнар. Шул исәптән приютларда тәрбияләнүче балалар,  инвалид-балалар да безнең команда өчен борчылып дулкынлану, кайгыру хисләре кичереп утырганнар. Балаларда моннан соң да матчларга бару теләге уянган.
"Гаилә" үзәге белгечләре "СКА" иминият фондына матчка бару мөмкинлеге тудырганнары өчен зур рәхмәт белдерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International