ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Казан халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Балалар - безнең киләчәгебез" дигән урам акциясе оештырганнар. 
Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре авыр тормыш һәм социаль куркыныч хәлдә булган  балалар өчен берничә чара үткәргәннәр. 
Түбән Каманың "Балкыш" балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәгендә "Зарарлы гадәтләр" дигән чара узган. Биредә урта һәм өлкән мәктәп яшендәге балалар катнашкан. 
Җәйнең беренче көнендә Менделеев "Өмет яры" комплекслы үзәге белгечләре  мөмкинлекләре чикле һәм социаль куркыныч хәлдә булган балалар өчен бәйрәм чарасы уздырганнар.

2
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре ТР дәүләт һәм башкарма хакимият органнары аппаратлары хезмәткәрләре арасында уздырылучы Спартакиаданың чираттагы этабында катнаштылар. Йөзү буенча ярышлар Су спорты төрләре сараенда үткәрелде.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 26 нчы майдан 30 на чаклы 6 үлем белән тәмамланган һәм 4 авыр  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.


Шушы көннәрдә Буа "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре ведомствоара һәм ведомстводагы учетта торучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен Казанга экскурсия оештырганнар. Башкалага сәяхәт зоопарктан башланып киткән. 
Бүген Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан мәктәп укучылары өчен вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрелгән.
Шушы көннәрдә Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм җирле үзәге белгечләре, "Преттель" ҖЧҖ һәм "Ананас"  кафесы хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен зур бәйрәм чарасы үткәргәннәр.

30
май, 2014 ел
җомга
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы приютлары һәм комплекслы үзәкләре карамагындагы балалар "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик республика үзәге тарафыннан оештырылган "Казан Кремле хәзинәләрен тап" дигән интерактив уенда катнашканнар.  Әлеге чара Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан уздырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International