Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 90 нан артык мәктәп укучысын эшкә урнаштырганнар

2014 елның 2 июне, дүшәмбе
Бүген Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан мәктәп укучылары өчен вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрелгән. Ярминкәгә шәһәрнең 4 предприятие вәкиле чакырылган. Чарага килүчеләргә булышчы хезмәткәр вакансиясе буенча 249 эш урыны тәкъдим ителгән.
Ярминкәгә 93 яшүсмер килгән. Алар барысы да эш урыннарына юллама алганнар, 38 кеше исә психолог-профконсультант ярдәмендә үзләренә туры килгән һөнәр сайлауга тест узган.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International