Түбән Кама балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәге белгечләре наркотикларның зарары хакында сөйләгәннәр

2014 елның 3 июне, сишәмбе
Түбән Каманың "Балкыш" балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәгендә "Зарарлы гадәтләр" дигән чара узган. Биредә урта һәм өлкән мәктәп яшендәге балалар катнашкан.  Чараның максаты сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен булдыру, наркотик, тәмәке, хәмернең зыяны турында сөйләүдән гыйбарәт булган. Оештыручылар билгеләгәнчә, әлеге учреждениедә урам тормышында яши торган, әмма наркотиклар кулланмый торган балигъ булмаганнар белән кисәтү эше, шулай ук әңгәмәләр, очрашулар даими үткәрелеп тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International