Түбән Камада Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чара үткән

2014 елның 2 июне, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм җирле үзәге белгечләре, "Преттель" ҖЧҖ һәм "Ананас"  кафесы хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен зур бәйрәм чарасы үткәргәннәр. Иң беренче итеп "Минем яраткан уенчыгым" дигән рәсем конкурсында җиңүче балаларны тәбрикләү тантанасы булып үткән. Балаларны бу көнне буйлы курчаклар уйнаткан. Мәйданда төрле кызыклы уеннар һәм эстафеталар үткәрелгән.
Бәйрәмдә икътисад, идарә һәм хокук институты студент-волонтерлары да катнашкан.  Алар "Балалар өчен ышаныч телефоны" дигән акция уздырганнар, Бөтерусия ышаныч телефоны номеры язылган белешмәләр таратканнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International