Мендлеевскның "Өмет яры" үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Күңелле сәяхәт" оештырганнар

2014 елның 3 июне, сишәмбе
Җәйнең беренче көнендә Менделеев "Өмет яры" комплекслы үзәге белгечләре  мөмкинлекләре чикле һәм социаль куркыныч хәлдә булган балалар өчен бәйрәм чарасы уздырганнар. Әлеге чараның  максаты үсешләрендә үзенчәлекләре булган балаларда эффектив аралашу сәләтен ачу, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерүдән гыйбарәт булган. 
Бәйрәм барышында "Соклану" балалар иҗаты үзәге балалары, шулай ук "Балалар иҗаты үзәге"ндә тәрбияләнүче кыз концерт номерлары башкарганнар. 
Белгечләр исә балаларны "Непоседа" дигән күңелле паровозда да йөрткәннәр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International