Хисап атнасында республика предприятиеләрендә 4 авыр һәм 6 үлем очрагы теркәлгән

2014 елның 2 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 26 нчы майдан 30 на чаклы 6 үлем белән тәмамланган һәм 4 авыр  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Үлемгә китергән беренче очрак 23 нче май көнне булган. Петров заводы авылы мәктәбе тирәсендәге трассаны агачлардан чистарткан чакта "Казан энерготөзелеш" ҖЧҖ хезмәткәре өстенә  агач ава.

25 нче майда Кайбыч районында урнашкан "Яңа юл" крестьян хуҗалыклары производство кооперативы хезмәткәре үлә. Минераль ашламалар керткән чакта трактор эшчене  прицепның арткы бортына кыса.

Өченче үлем очрагы Яр Чаллыда теркәлгән. 26 нчы май көнне "Техноторн-Метиз" ҖЧҖ токаре эш урынында вафат була.

Чираттагы бәхетсезлек очрагы "Татэлектромонтаж" ААҖ Казан электромонтаж эшләнмәләр заводында булган. Телефоннан сөйләшкән чакта комплектация буенча инженер үзен начар хис итә башлый һәм үлеп китә.

Ахыргы, алтынчы үлемгә китергән очрак 29 нчы май көнне Казан ТЭЦ-1 компаниясендә теркәлә.  Компресс установкалар машинисты вазыйфасына сыналу узучы стажер биектән егылып үлә.

Хисап атнасында 4 авыр бәхетсезлек очрагы да теркәлгән.  Беренче очрак Тукай районы "Верфь" ҖЧҖдә булган. Биредә производство базасында предприятие кинологы  баш һәм тән җәрәхәтләре алган.

24 нче майда Казанның "Горбунов исемендәге КАПО" электромонтеры ике кулын да пешерә.

Өченче очрак Яр Чаллы "Евростиль" ҖЧҖдә булган. 28 нче майда "Солнечный"  микрорайонындагы төзелеш объектында машинисты белән бергә кран ава.  Икенче көнгә машинист сырхауханәдә үлә.

Шул ук көнне Тукай районының  "Гефест" ҖЧҖдә  индукция миченнән сыек металл агып чыга. Бу сыекча металл коючыга эләгә.

Төркемле бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән.

Хәзерге вакытта барлык очраклар буенча да тикшерү бара.





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International