Түбән Кама "Веста" үзәгендә Балаларны яклау көненә багышланган чараларга йомгак ясаганнар

2014 елның 3 июне, сишәмбе
Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре авыр тормыш һәм социаль куркыныч хәлдә булган  балалар өчен берничә чара үткәргәннәр. "Альфа" йорты белгечләре белән берлектә "Исәнме, җәй!" дигән чарада аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдән 56 бала катнашкан. Балалар каршында бу көнне ЮХИДИ инспекторы да чыгыш ясаган, ул юл йөрү, куркынычсызлык кагыйдәләрен турында искәртеп үткән. 
Шулай ук белгечләр "Чародейка" клубында да бәйрәм чарасы уздырган булганнар. Катнашкан һәр балага истәлекле бүләкләр тапшырылган.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International