Министрлыкның йөзүчеләр командасы йөзү буенча ярышларда икенче урын алды

2014 елның 2 июне, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре ТР дәүләт һәм башкарма хакимият органнары аппаратлары хезмәткәрләре арасында уздырылучы Спартакиаданың чираттагы этабында катнаштылар. Йөзү буенча ярышлар Су спорты төрләре сараенда үткәрелде.
Министрлык данын яклап әлеге ярышта эшләр белән идарә итүче Марат Төхвәтуллин, җир һәм милек мөнәсәбәтләре, матди һәм техник тәэмин итү  бүлеге башлыгы Адель Мөбәрәкшин, административ-хуҗалык бүлегенең 1 разрядлы белгече Рәмис Аширов һәм чаралар үткәрүне оештыру бүлегенең  әйдәп баручы белгече Шамил Солтанов көч сынаштылар.
Нәтиҗәдә, Министрлык командасы "су эстафетасында" бик яхшы вакыт күрсәтеп, 22 команда арасында 2 нче урынга лаек дип табылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International