Казан халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә Балаларны яклау көненә багышланган берничә чара узган

2014 елның 3 июне, сишәмбе
Казан халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Балалар - безнең киләчәгебез" дигән урам акциясе оештырганнар. Авиатөзелеш районында узган әлеге акциядә ата-аналарга "Яхшы ата-ана" дигән буклетар таратылган. Аларда балигъ булмаганнарны тәрбияләү, гармонияле мөнәсәбәтләр булдыру хакында язылган. 
Вахитов районында исә урамда очраган нәниләргә һава шарлары һәм кәнфитләр таратканнар, ә аларның әти-әниләренә тәрбия мәсьәләләренә кагылышлы листовкалар тапшырылган. 
Яңа Савин районында балалар, ата-аналары белән бергәләп төрле әкияти персонажлар булып киенгәннәр һәм спорт уеннарында катнашканнар. Мәскәү районында исә асфальтта рәсем конкурсы оештырылган. 
Оештыручылар сүзләренә караганда, конкурста катнашучылар иҗади мөмкинлекләрен тулысынча күрсәтә алганнар. 
Әлеге чаралар барысы да 2013-2017 нче елларга балалар ихтыяҗларына юнәлдерелгән   республика  эшчәнлек стратегиясе кысаларында үткәрелгән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International