ТР социаль учреждениеләре карамагындагы балалар "Казан Кремле хәзинәләрен тап" дигән уенда катнашканнар

2014 елның 30 мае, җомга
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы приютлары һәм комплекслы үзәкләре карамагындагы балалар "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик республика үзәге тарафыннан оештырылган "Казан Кремле хәзинәләрен тап" дигән интерактив уенда катнашканнар.  Әлеге чара Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан уздырылган. 
Балалар Казан крепостенең иске картасы ярдәмендә кызыклы сәяхәт кылганнар, табылган хәзинәләрне исә намус белән уртак итеп бүлгәннәр. Оештыручылар билгеләвенчә, балалар бу чарадан уңай тәэсирләр алып, командада эшләргә өйрәнеп, Казан Кремле турында кызыклы белемнәр туплап калганнар. 
Бәйрәм ахырында балаларга  "Катрен" компаниясе, ТР Теркәү Палатасыннан бүләкләр  һәм "Траттория" рестораннар челтәреннән тәм-томнар тапшырылган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International