Буаның "Гармония" үзәге карамагындагы балалар өчен Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чара уздырганнар

2014 елның 2 июне, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Буа "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре ведомствоара һәм ведомстводагы учетта торучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен Казанга экскурсия оештырганнар. Башкалага сәяхәт зоопарктан башланып киткән.  Балалар зур кызыксыну белән ачык һавадагы экспозиция белән танышып, хайваннарны күзәткәннәр.
Бәйрәм "Әкият" театрында дәвам иткән. Биредә балалар Е.Шварц әкияте буенча куелган "Золушка" спектаклен караганнар. Спектакль алдыннан балалар өчен клоуннар, күңелле уеннар, биюләр белән тулы концерт тәкъдим ителгән. 
Чара ахырында балаларга төсле шарлар таратканнар. Аларны исә балалар җыйнаулашып күккә очырганнар.
Сәяхәтнең соңгы пункты Макдональдста булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International