ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләре психологлары өчен Республика гамәли ориентлашкан семинары уздырылган.
Шушы көннәрдә Казанның Авиатөзелеш районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Кызыксынулар планетасы"  гаилә клубы кысаларында "Уңган куллар" дигән иҗади дәрес уздырганнар. Әлеге чарада социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр катнашкан.

30
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Статистик мәгълүматлар нәтиҗәсенә караганда, 29 нчы июльгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15902 кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 14 кешегә артыграк. Эшсезлек дәрәҗәсе хаман да 0,78% тәшкил итә.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда,  23 нче июльдән алып 29 нче июльгә чаклы булган хисап атнасында  эшсез дип танылганнар арасыннан 83 кеше  эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән.
Иртәгә "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә Балинт төркеменең гамәли ориентлашкан семинары уздырыла. Бу чара яшүсмерләрнең девиант тотышын төзәтүдә когнитив алымны куллану, шулай ук  көндәлек эштә компьютер-диагностика методикаларын куллану кебек сорауларга багышланган.

29
июль, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 21 нче июльдән 25 нә чаклы 2 үлем белән тәмамланган һәм 2 авыр  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.


Шушы көннәрдә Азнакай  халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эшче һөнәрләрне  популярлаштыру кысаларында "Каенкай" сәламәтләндерү лагерендә һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырганнар. Әлеге чарада 7-15 яшьлек 200 бала катнашкан.

25
июль, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Аның төп темасы оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре буларак яңгырады.

11 августтан Министрлыкта наркотик кулланудан туктаган кешеләрне хезмәт аша  социальләштерү белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешмаларга  субсидия бирү  өчен гаризалар кабул итү башлана. Әлеге субсидияләрне бирү тәртибе һәм шартлары турында хокукый норматив документлар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында, “Конкурслар” бүлегендә, “Наркотиклар кулланудан туктаган кешеләрне хезмәт аша социализацияләү “  бүлекчәсендә  урнаштырылган.

Бүген Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә пенсия яшенә чаклы һәм пенсия яшендәге гражданнарны компьютерда эшләргә өйрәтү буенча чираттагы  курслар ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International