Статистик мәгълүматлар нәтиҗәсенә караганда, 29 нчы июльгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15902 кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 14 кешегә артыграк. Эшсезлек дәрәҗәсе хаман да 0,78% тәшкил итә.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 47709га тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 3371 эш урыны ачык дип белдергәннәр.
Хисап атнасы барышында исә 572 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 305е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 47 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.
Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел – 2 миллион 42 меңнән артык икътисади яктан актив халыкка 15 меңнән артыграк эшсез катлам гына туры килә.