"Гаилә" республика үзәгендә Балинт төркеменең чираттагы семинары уздырылган

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
Бүген "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләре психологлары өчен Республика гамәли ориентлашкан семинары уздырылган. Семинарның теория өлешендә  балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча изоляцияләү үзәге психологы чыгыш ясаган.  Семинарның күп өлеше гамәли эшкә багышланган: психологлар үзләре  кинотренингта катнашучы ролендә булып караганнар. "Волна" программасы ярдәмендә психологлар клиентларын диафрагмаль сулыш алуырга өйрәтү, бу ысулны девиант тотышлы яшүсмерләр белән эшләүдә куллану,  әлеге методиканың өстенлекләре турында сөйләшкәннәр.
Чара ахырында "Гаилә" үзәге белгече социаль белемнәр буенча тренинг уздырган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International