Азнакайда пенсионерларны компьютерда эшләргә өйрәтү дәвам итә

2014 елның 25 июле, җомга
Бүген Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә пенсия яшенә чаклы һәм пенсия яшендәге гражданнарны компьютерда эшләргә өйрәтү буенча чираттагы  курслар ачылды. Әлеге проектның төп бурычы өлкән яшьтәге кешеләрне компьютер белән таныштыру, аларның гомуми үсешенә, социаль җайлашуына уңай тәэсир итү, актив тормыш позициясен саклаудан гыйбарәт.
Укулар "Интернет-долголетие" проекты кысаларында үткәрелә.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International