11 августтан Министрлыкта наркотик кулланудан туктаган кешеләрне хезмәт аша социальләштерү белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешмаларга субсидия бирү өчен гаризалар кабул итү башлана. Әлеге субсидияләрне бирү тәртибе һәм шартлары турында хокукый норматив документлар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында, “Конкурслар” бүлегендә, “Наркотиклар кулланудан туктаган кешеләрне хезмәт аша социализацияләү “ бүлекчәсендә урнаштырылган.
Гаризаларны карау буенча комиссия утырышы 25 нче августта Казан шәһәре, Волгоград урамы, 47 нче йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы бинасында булачак. Башлану вакыты: сәгать 10.00.
Гаризалар кабул итү 2014 нче елның 15 нче августына кадәр дәвам итәчәк.