Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Аның төп темасы оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре буларак яңгырады.
Координация советы утырышында Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау; финанс; авыл хуҗалыгы; икътисад, сәүдә һәм сәнәгать, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары вәкилләре катнашты. Шулай ук совет эшендә ТР буенча РФ Пенсия фонды бүлеге, ТР буенча РФ социаль иминиятләштерү Фондының җирле бүлеге, ТР Прокуратурасы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР буенча салым хезмәте Федераль Идарәсе, ТР икътисад һәм социаль тикшеренүләр үзәге, ТР Төзүчеләр Союзы вәкилләре дә катнаштылар.
Утырышта Казан шәһәрендә, Чирмешән муниципаль районында эшләп килүче бурычлы предприятиеләре эше каралды. Утырышка аларның җитәкчеләре дә чакырылган иде.
Координация советы карары буенча "Казан ит комбинаты" ААҖ эше Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм ТР Прокуратурасына җибәрелде. Шул ук вакытта әлеге предприятие буенча материаллар Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенә дә җибәреләчәк.
Төп предприятиеләр исә әлегә Координация советы контролендә калдырылган.