Узган хисап атнасында республика предприятиеләрендә 4 кеше зыян күргән

2014 елның 29 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 21 нче июльдән 25 нә чаклы 2 үлем белән тәмамланган һәм 2 авыр  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Беренче үлем очрагы 22 июльдә "Бөгелмә-Водоканал"  ҖЧҖдә булган.  Канализация станциясендәге канализация участогында авария-төзекләндерү слесаре мәетен табып алганнар.

Шул ук көнне Актаныш "Касымов сөт заводы" ҖЧҖ вакуум аппаратчигы да эш урынында вафат булган.

16 нчы июльдә күрсәтелгән атна өчен беренче авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән. А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетында төзелеш эшләре башкарган чакта маляр умыртка сөяген нык кына җәрәхәтләгән.

Икенче очрак 21 нче июль көнне теркәлгән. Чуваш республикасы Ядрин шәһәрендә юл-транспорт  һәлакәтендә Яр Чаллының "РемГруз" ҖЧҖ машина йөртүчесе зыян күргән.

Төркемле бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International