"Гаилә" республика үзәгендә Балинт төркеменең чираттагы семинары узачак

2014 елның 30 июле, чәршәмбе
Иртәгә "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә Балинт төркеменең гамәли ориентлашкан семинары уздырыла. Бу чара яшүсмерләрнең девиант тотышын төзәтүдә когнитив алымны куллану, шулай ук  көндәлек эштә компьютер-диагностика методикаларын куллану кебек сорауларга багышланган.
Семинар барышында девиант тотышлы яшүсмер шәхесенең  социаль-психологик портреты, "Волна" программасын куллану кебек темаларга сөйләшәчәкләр. Шулай   ук "Девиант тотышлы яшүсмерләр белән эш ысулы буларак замана кинематографиясе" дигән кинотренинг та уздырылачак.
Чарага балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча изоляцияләү үзәге, девиант тотышлы балалар өчен ябык типтагы махсус мәктәп вәкилләре, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләре, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау учреждениеләре  психологлары чакырылган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International