ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә җәйге вакытта мәктәп укучыларын эшкә урнаштыру буенча эшкә нәтиҗәләр ясалган. Хәзерге вакытта  14 яшьтән 18 яшькә чаклы балаларны укудан буш вакытларында эшкә урнаштыру буенча 41 килешү төзелгән.
Шушы көннәрдә "Нараткай" сәламәтләндерү лагерендә "Яшьләр коррупциягә каршы" дигән республика акциясе кысаларында түгәрәк өстәл оештырылган. Әлеге чарада район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча урынбасары Гөлшат Нурмөхәммәтова, яшьләр эшләре һәм спорт  буенча бүлек башлыгы урынбасары Сәлимә Шәрәфиева, Кукмара халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Земфира Ямалова һ.б. катнашкан.

23
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылган. Әлеге чарада Әлмәт шәһәренең 16 предприятие һәм оешмасы катнашкан.
Бер атна эчендә эшсез гражданнар саны 23 кешегә кимеп, хәзер 15888 эшсез исәпләнә. Эш белән тәэмин итү органнары тарафыннан бу вакыт эчендә 673 кеше эшсез дип танылган, шуларның 508 – хезмәт урыныннан азат ителгән, 278 – үз теләге белән эштән киткән.
Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе һаман да кими бара. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,78%ны тәшкил итә.
Бүген "Татнефть" ААҖнең кадрлар әзерләү үзәгендә  "Интернет-долголетие" проекты кысаларында белем алган пенсионерларга сертификатлар тапшыру тантанасы булып узган.

22
июль, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп,  хәбәр итә.
Бүген Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара шахмат көне кысаларында шахмат-шашка турниры уздырылган. Катнашучылар өч уен уйнаганнар.

21
июль, 2014 ел
дүшәмбе
19 нчы июльдә Татарстаннан бер төркем бала Кырымга ял итәргә җибәрелде. Балалар Севастопольнең Орловка бистәсендә нәкъ диңгез янында урнашкан "Атлантус" сәламәтләндерү лагерендә ял итәчәкләр. 21 көн дәвам итәчәк беренче сменада ял итәргә 184 бала китте, шуларның 62се социаль приютларда тәрбияләнүче балалар, 45 - Казан Суворов училещесында укучылар, 77 се - аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр.
Мәскәүдә “Уңайлы интернет” дигән өлкән яшьтәге гражданнар, укытучылар һәм укучылар өчен мәгариф программалары оештыручылар арасында уздырылучы  федераль конкурсның җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булып узды. Татарстан Республикасы вәкилләре бу бәйгедә  7 номинациядәге 23 җиңүче арасында 2 беренче урын һәм махсус приз оттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International