Иң күп эштән китүчеләр – эшкәртүче җитештерү тармагыннан

2014 елның 30 июле, чәршәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда,  23 нче июльдән алып 29 нче июльгә чаклы булган хисап атнасында  эшсез дип танылганнар арасыннан 83 кеше  эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә  дә  очрый. Мисал өчен, күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагында 76 кеше эшсез дип билгеләнгән. 

Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: транспорт һәм элемтә – 38, мәгариф – 37, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү – 26, күчемсез милек белән операцияләр – 20, икътисад эшчәнлеге – 19, дәүләт идарәсе – 18, сәламәтлек саклау – 17, төзелеш – 17, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 14, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 10, файдалы казылмалар табу – 9, электроэнергия, газ, су  җитештерү һәм тарату – 3. Балыкчылык тармагында исә бер генә эштән китү очрагы да теркәлмәгән.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International