Казан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Уңган куллар" дигән чара оештырылган

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Казанның Авиатөзелеш районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Кызыксынулар планетасы"  гаилә клубы кысаларында "Уңган куллар" дигән иҗади дәрес уздырганнар. Әлеге чарада социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр катнашкан.
Чара барышында балалар кул астындагы материаллардан карандашлар өчен савытлар ясап, аларга бизәкләр төшергәннәр. Оештыручылар сүзләренә караганда, һәр эш үзенчәлекле итеп эшләнгән, бу балаларда фантазия, иҗади фикерләү, вак моториканы үстерергә ярдәм итә, ди белгечләр.
Чарада катнашучылар бик күп уңай эмоцияләр алганнар һәм үз куллары белән эшләнгән эшләрне  өйләренә алып кайтып киткәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International