Бүгенге көндә республиканың вакансияләр банкында 48044 вакансия исәпләнә. 24 нчы сентябрьдән алып 1 нче октябрьгә кадәр булган узган хисап атнасында гына да хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 2644 кә якын булган. Вакансияләрнең яртысыннан артыгы Казанда тупланган – монда 24321 эшче кирәк. Бу хәл эре шәһәрләр – Яр Чаллы, Алабуга Түбән Кама һәм Яшел Үзәндә күзәтелә. Биредә 5594, 3758, 2521 һәм 1340 эшчегә ихтыяҗ бар.
Эш табу өчен иң авыр җирлекләр булып Норлат, Алексеевск һәм Чүпрәле районнары исәпләнә. Аларда 27, 24 һәм 16 гына вакансия бар.