Хезмәт законнарын үтәү турында

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Арча шәһәре прокуратурасы йөкләмәсе буенча «Агрофирма «Арча» ҖЧҖдә хезмәт законнары үтәлешен тикшерүдә катнаштылар.

Тикшерү барышында  хезмәт хакының срокларны бозып айга бер тапкыр  түләнүе, отпускларга түләүнең  срокларны бозып үткәрелүе (РФ Хезмәт Кодексының 136 нчы маддәсе), шулай ук хезмәт килешүе  туктатылган чакта  хезмәткәргә эштән азат ителгән көнендә түләнергә тиешле барлык суммаларның да түләнеп бетмәве   ачыкланган (РФ Хезмәт Кодексының 140 нчы маддәсе).

Хезмәт өчен түләү буенча барлыкка килгән бурычлар 23 сентябрьгә  якынча 1600 мең сумны тәшкил иткән.

Хезмәт хакын түләүнең срокларын бозган чакта акчалата компенсация, отпуск өчен түләү, эштән киткән чакта һәм башка очракларда хезмәткәрләргә тиеш булган түләүләр исәпләнми дә,  түләнми дә (РФ Хезмәт Кодексының 236 нчы маддәсе).  Акчалата түләнгән хезмәт хакы күләме закон белән куелган 80% урынына 78%ны тәшкил итә (РФ Хезмәт Кодексының 131 нче маддәсе).

Уздырылган тикшерү буенча материаллар хәзерге вакытта Арча  шәһәре прокуратурасында  карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International