Татарстанда һәр эшсезгә 3 тән артык вакансия туры килә

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе

Вакансияләр саны теркәлгән эшсезләр саныннан 3 тапкырга артып китә. 24 нчы сентябрьдән алып 1 нче октябрьгә кадәр булган хисап атнасында мәшгульлек үзәкләрендә исәптә торган эшсезләр саны 0,73% тәшкил итә.

Бүгенге көндә мәшгульлек үзәкләрендә барлыгы 14877 кеше исәпләнә. Әлеге хисап атнасында эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 48044 не тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International