Менделеевск районы пенсия яше һәм пенсия яшенә җитмәгән өлкәннәргә эш урыннары тәкъдим итәчәкләр

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
9 нчы октябрь көнне Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәкләр. Бу көнне эш эзләүчеләргә үзләренең вакансияләрен 5 предприятие вәкилләре тәкъдим итәчәк. Алар арасында "Кама-Сакс" ҖЧҖ, "Комфорт-Успех" ҖЧҖ, "Менделеевсказот" ҖЧҖ, "Л.Я.Карпов ис. Химзавод", 8 нче төрдәге Менделеевск махсус (төзекләндерүче) гомуми белем мәктәбе бар.
Эш бирүчеләр тегүче, тегү җиһазлары операторы, хезмәт биналарын җыештыручы, кладовщик, савыт-саба юучы, слесарь-төзекләндерүче, урам себерүче, изолировщик, химик анализ лаборанты кебек белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим итәчәк. 
Ярминкә 9.00-11.00 сәгатьләрдә узачак. Адресы: Менделеевск шәһәре, Бурмистров урамы, "Юность" Мәдәният йорты.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International