Норлатның "Гармония" үзәгендә ата-ана һәм балалар арасында мөнәсәбәтләрне көйләүгә зур игътибар бирәләрг

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе
Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне социаль тернәкләндерү кысаларында башкарылучы эшнең юнәлешләренең берсе булып ата-ана һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләү тора. Мондый гаиләләрдә өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр деструктив сценарий буенча үсеш ала яки бөтенләй дә булмый. Нәкъ менә бу мәсьәләне ачыклау максатыннан Норлатның "Гармония" комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан "Яшь гаилә мәктәбе" клубы әгъзалары белән дәресләр уздырылган.  Ата-аналар өчен  балалары белән уртак  дәресләрдә катнашып,  үзләренең балаларына башка күзлектән карарга, башка гаиләләрдә гаилә моделен күзәтергә мөмкинлек тудырылган. Психолог Ләйсән Төхвәтуллина һәм педагог Рәмзия Шәрипова  күзәтүе астында дәресләрдә катнашучылар аралашуда нәтиҗәле булмаган стереотипларны җиңүгә ирешкәннәр. Сенсор бүлмә мохите дә киеренкелекне киметергә ярдәм иткән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International