ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

 Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, республика оешма һәм предприятие эшчеләренең күпсанлы мөрәҗәгәтенә җавап итеп, хәбәр итә 

Өлкәннәр декадасында Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары тарафыннан оештырылган “Кайнар линия” телефоннары эшли башлаячак. 
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү  һәм социаль яклау министрлыгында социаль  хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе эш төркеме утырышы булып узды.   Утырышта министрның беренче урынбасары Айрат Хәсәнов җитәкчелек итте. 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакында  мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 22 нче сентябрьдән 29 нчы сентябрьгә чаклы 4 үлем белән тәмамланган,  1 авыр һәм 3 төркемле  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.


 Ел саен үткәрелеп килүче “Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы” русиякүләм конкурсының республика этабы башланып китте.  Татарстан Республикасында “Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы” русиякүләм конкурсын үткәрү өчен җаваплы вәкаләтле орган – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль  хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе каршысында халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.  

Әлеге  йөкләмәне алар  социаль  хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе каршындагы халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советы утырышыннан соң алдылар.

Хезмәт хакын түләү буенча бурычлары булган унике оешманың җитәкчесе 26 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында узган халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышына чакырылган иде.  

26 сентбярь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында узган социаль  хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе каршысында халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышында  алты министрлыктан килгән вәкилләр катнашты.

26
сентябрь, 2014 ел
җомга

Бүген Алабуганың "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Балалар һәм яшүсмерләрдә Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләренә карата хөрмәт тәрбияләү буенча нәтиҗәле практикалар"  дигән республикакүләм семинар уздырылган. Чара Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге белән берлектә оештырылган. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International