Яр Чаллының "Асылташ" үзәге белгечләре экстремизмга каршы айлык кысаларында чара уздырганнар

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе
"Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында Яр Чаллы "Асылташ" балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәге белгечләре берничә чара уздырганнар. Аларның максаты экстремизмны кисәтү һәм бер-береңә карата толерант караш тәрбияләүдән гыйбарәт булган.
Айлык кысаларында узган мөһим чараларның берсе буларак "Трерроризм нәрсә ул. Аны ничек читләтеп узарга" дигән темага үткәрелгән түгәрәк өстәлне билгеләп узарга була. Бу көнне үзәк карамагындагы балалар һәм тәрбиячеләр бергәләшеп бу темага кагылышлы сораулар буенча фикер алышканнар. Чараның йомгак өлешендә  түгәрәк өстәлдә катнашучылар экстремистик эшчәнлекнең хәвефле нәтиҗәләре турында презентация карап киткәннәр.
Айлык ахырында үзәк белгечләре үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим иткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International