Бөгелмәдә эш бирүчеләргә икенче елга квота бирү буенча киңәшмә узды

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе
Шушы көннәрдә Бөгелмә районы башкарма комитетында  инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен эш бирүчеләргә 2015 нче елга квота бирүгә багышланган киңәшмә булып узган.  Киңәшмәдә башкарма комитетның икътисади үсеш буенча рәисе урынбасары Мурад Булгаков, прокурор ярдәмчесе Зөлфия Люткова, Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һәм эш бирүчеләр катнашкан. 
Үзәк директоры Эльвера Резванова квота билгеләнү һәм башкарылу тәртибе турында сөйләгән. Барлык эш бирүчеләргә әлеге мәсьәләне регламентлаучы кирәкле документлар тапшырылган. 
Билгеләп үтик, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2014 нче елның 19 нчы сентябреннән 617 нче  Карары нигезендә Бөгелмә районында киләсе елда 36 инвалидны эшкә урнаштырырга кирәк. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International