Буада Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар узган

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе
Буа драма театрында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чара узган. Биредә быел 70-яшьлеген билгеләп үтүче 150 юбиляр, ветеран хәрәкәтенең 20 активисты катнашкан. Бәйрәм концертыннан соң  һәрбер өлкән кешегә азык-төлек җыелмалары бүләк иткәннәр.
Шулай ук Буа районы башлыгының Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләр белән очрашуы да булып узган. Ул өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрик иткән, учреждениегә 10 мең сумга сертификат тапшырган. 
"Ак Барс Холдинг" агрофирмалары тарафыннан бүленеп бирелгән хәйрия акчалары хисабына 1700ләп өлкән гражданга югары сортлы он да таратылган. Бу -  бюджет, ликвидацияләнгән оешмаларда эшләп пенсиягә чыккан, шулай ук башка төбәкләрдән килеп яшәүче  өлкәннәр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International