Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллинның Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан мөрәҗәгате
Бүген бөтен дөньяда әһәмиятле дата – Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу көн тормышын иленә, халкына, җәмгыятькә багышлаган барлык кешеләр, шулай ук безнең әти-әниләребез алдында булган җаваплылыгыбызны, өлкән буын вәкилләре проблемаларына карата җәмгыять игътибарын гәүдәләндерә. Нәкъ менә “өченче буын” вәкилләре безнең милләтебез хәзинәсе ул; алар без бүген горурланган, макталган күп нәрсәләрне үз куллары белән булдырып, кадерләп саклаганнар. Аларның зирәклеге, тәҗрибәсе, белеме үткәнне һәм бүгенгене үзара бәйләп торган өзелмәс чылбыр кебек өлкән һәм яшь буыннар арасында рухи элемтәне дә саклый.
Бүген Татарстан Республикасында 908 меңнән артык өлкән яшьтәге граждан яши, 223 кеше 100 яшь бусагасы аша атлаган. Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан олыларны лаеклы, уңайлы тормыш шартлары белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Ел саен социаль яклау системасы яңартыла, халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эше яхшыра.
Республикада өлкән гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту буенча системалы эш электрон технологияләрне куллану бәрабәренә дә камилләшә. Бу уңайдан өлкәннәрне компьютер белән эшләргә өйрәтү буенча чаралар аеруча әһәмиятле урын алып тора. Алар арасында олыларыбызның тормыш дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итүче “Өченче яшь университеты” һәм “Интернет-озын гомерлелек” проектларын ассызыклау муафыйк булыр.
Ялгыз һәм аз тәэмин ителгән пенсионерлар аеруча дәүләтнең күз уңында торалар. Бу уңайдан иң кирәкле хезмәтләрнең берсе - өйгә килеп социаль хезмәтләр күрсәтү. Бүген 15 меңнән артык өлкән яшьтәге кеше өйдә социаль хезмәтләр белән тәэмин ителгән.
Бу көнне мин барлык республика халкына мөрәҗәгать итеп, өлкән буынга карата ихтирам, кайгырту күрсәтү әһәмиятлеге турында искәртергә телим. Аларга карата игътибарлы, кайгыртучан караш һәрберебез өчен көндәлек кагыйдәгә әверелсен иде. Мәрхәмәтлелек, игелеккә саранланмагыз, йомшак күңелле, шәфкатьле, рәхимле булыгыз!
Кадерле әти-әниләр, әби-бабаларыбыз! Сезгә ихлас күңелемнән, тормыш тәҗрибәгез, гореф-гадәтләрне саклап, арттырып, туган якны эчкерсез яратып яшәвегез өчен тирән ихтирам хисләремне, рәхмәтемне җиткерәм. Сезгә какшамас сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, имин тормыш телим! Тормышыгыз туганнарыгыз, якыннарыгызның кайгыртуы, яратуы белән тулы булсын!
Тирән ихтирам белән, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин.