Татарстан Республикасы Хезмәт инспекциясеннән килгән мәгълүматка караганда, 6 нчы октябрьдән 10 нчы октябрьгә чаклы 2 бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Арчаның “Исток Надежды” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге проектлары “РИТЭК” ААҖ һәм “Лукойл” хәрия фонды үткәрүче социаль-мәдәни проектлар конкурсында җиңү яулаган. Алар “Мәдәният һәм спорт” һәм “Табигать дуслары” номинацияләрендә беренчелекне алган.
Минзәләдә урнашкан “Умырзая” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шушы көннәрдә педагогик семинар уздырылган. Бу көнне 18 яшькә чаклы һәм 0-14 яшьлек инвалид балаларга тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын контрольләү, учреждениенең социаль адаптация бүлекчәсе тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрердәй иннвацион метод һәм формалар куллану мәсьәләре турында сөйләшү булган.
Лаеш районында өлкәннәр декадасы район мәдәният йортында узган бәйрәм концерты белән башланып киткән. Әлеге чарада барлыгы 405 кеше катнашкан. Болар – Бөек Ватан сугышы ветераннары, тол хатыннар, тыл һәм хезмәт ветераннары.